Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО комиссиясе Украинадагы хәрби җинаятьләрне тикшерәчәк 


Черниговта торак йорт, 3 март
Черниговта торак йорт, 3 март

Комиссия оештыру турындагы резолюцияне шураның күпчелек ил-әгъзалары хуплады, Русия белән Эритрея генә каршы чыкты. 

БМОның кеше хокуклары шурасы, Украина җирләрендә кораллы низаг барышында Русия хәрбиләре кылырга мөмкин булган хәрби җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара комиссия оештыра. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Русия гамәлләрен тәнкыйтьләгән һәм комиссия оештыру турындагы резолюцияне шураның күпчелек ил-әгъзалары хуплады, Русия белән Эритрея генә каршы чыкты. Русия делегаты әйтүенчә, резолюция тарафларлары "Украинада барган хәлләрдә Русияне гаепләү өчен бөтен ысулларны" куллана.

Украина президенты Владимир Зеленский карарны хуплады.
Комиссиянең эше ничек оештырылачагы әлегә аңлашылмый.

Алданрак Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе, Украинада низаг тарафлары кылган дип фаразланган хәрби җинаятьләрне тикшерүне башлаган иде.

Русия хакимиятләре хәрбиләрнең сивил объектларга атмавын һәм тыныч халыкның гомерләрен саклап калырга тырышуын белдерә.

Сугышның сигез көне эчендә сивил объектларның, шул исәптән торак йортларның һәм мәктәпләрнең җимерелүенә күпсанлы дәлилләр барлыкка килде, ә тыныч халык арасында расланган корбаннарның саны, БМО мәгълүматларына күрә, йөзгә җитеп килә. Русия статистика китерми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG