Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО илләре Украинага хәрбиләр һәм хәрби очкычлар җибәрмәячәк


Оешманың баш секретаре Йенс Столтенберг әйтүенчә, Төньяк Атлантика берлеге Русия белән сугышка омтылмый, ә Украинадагы низагка НАТОның турыдан-туры катнашуы мондый сугыш куркынычын арттыра. 

НАТО берлеге Украинага үзенең хәрби хезмәткәрләрен, шулай ук хәрби очкычлар җибәрмәячәк. Бу хакта НАТО илләре тышкы эшләр министрларының Брюссельдәге киңәшмәсеннән соң оешманың баш секретаре Йенс Столтенберг белдерде.

Аның искәртүенчә, Төньяк Атлантика берлеге Русия белән сугышка омтылмый, ә Украинадагы низагка НАТОның турыдан-туры катнашуы мондый сугыш куркынычын арттыра.

Шул ук вакытта НАТО Русияне кичекмәстән Украинадан гаскәрләрен чыгарырга һәм сөйләшүләр башларга чакыра, шулай ук Русия низагны Украинадан читкә күчерергә тырышса, үзен яклаячагы турында да белдерә.

Столтенберг очрашуда, Киевнең ил өстендә очмый торган киңлек кертү тәкъдимнәренә бәйле фикер алышулар булуын раслады, бу – Украина өстендәге Русия очкычлары һәм ракетларының бәреп төшереләчәген аңлата.
Әмма НАТО илләре, низагны киеренкеләштерү куркынычы бар дип, мондый киңлекне кертмәячәкләрен белдерде.

Столтенберг белдерүенчә, мөгаен Украинада якындагы көннәр тагын да шомлырак булыр – үлемнәр һәм җимереклекләр күбрәк булачак.

НАТОның күпчелек илләре Украинаны корал һәм җиһаз белән тәэмин итә, Европа берлеге дә Украинаны корал белән тәэмин итү өчен зур сумма бүлеп бирде. Шулай ук берничә ил үз ватандашларына Украинаның чит ил легионы сафларында Русиягә каршы сугышырга рөхсәт итте.

Бүген Русиянең Украинага бәреп керүенә тугызынчы көн булды.
Русия президенты Владимир Путин моны, башка сәбәпләр белән беррәттән, янәсе НАТО Украинаны үзенең Русиягә каршы форпостына әйләндерергә тели дип, аңлатты. Русия думасы башлыгы Вячеслав Володин Русия алданрак һөҗүм итте дип белдерде. Украина һәм НАТО моны кире кага.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG