Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинадагы сугыш шартларында төбәк бюджетын оптимальләштерергә җыена


Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен чаралар планы әзерләнгән.

Татарстан хакимиятләре Украинадагы сугыш аркасында кертелгән санкцияләр сәбәпләре кайбер дәүләт програмнарын һәм проектларын туктатып торырга мөмкин. Бу бюджет чыгымнарын оптимальләштерү өчен эшләнә дип яза "Коммерсант-Казан".

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документтан күренүенчә, икътисад һәм финанс министрлыклары, шәһәр һәм район хакимиятләре кайбер республика һәм муниципаль програмнарны, проектларны туктатып тору белән бәйле тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Бу финансларны өстенлекле юнәлешләргә җибәрү өчен кирәк диелә. Шул ук вакытта проект һәм програмнар "кирәк булган очракта" гына туктатылып торачак диелә.

"Коммерсант-Казан" нинди програмнар туктатылачагын ачыклый алмаган.

Басма сораштырган эшмәкәрләр бу, беренче чиратта туризм өлкәсенә, шәһәр һәм мәдәни проектларга кагылырга мөмкин дип саный.

28 февральдә Татарстанда санкцияләр нәтиҗәләрен киметү өчен оператив штаб булдырылды. Татарстан икътисад министрлыгы хәбәр итүенчә, хөкүмәт дүрт юнәлештә эшләячәк: "беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү", "куркыныч янаган оешмаларга һәм өлкәләргә ярдәм итү", "кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү", "гомумсистемлы чаралар".

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге илләре Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG