Accessibility links

Visa һәм Mastercard Русия банклары белән эшләүдән туктаячак


Русия карталары – чит илдә, ә чит ил карталары Русиядә эшләмәячәк дигәнне аңлата

Украина сугышы аркасында Visa һәм Mastercard түләү системнары 6 марттан Русия банклары белән хезмәттәшлеген туктатачак. Бу әлеге системнарга ялганган Русия карталары – чит илдә, ә чит ил карталары Русиядә эшләмәячәк дигәнне аңлата.

Элегрәк Русия банклары белән эшләвен туктатып торачагын American Express хәбәр иткән иде. Русия банклары ил эчендә милли түләү системы белән тәэмин ителәчәк. Чит илдә русиялеләргә альтернатив систем карталарыннан - мәсәлән, Русиянең "Мир" яки Кытайның China UnionPay карталарыннан файдаланырга туры киләчәк.

"Мир" карталары дөньяның 10 илендә кабул ителә, шул исәптән - Төркия, Вьетнам, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башкаларда. Unionpay системындагы карталарны берничә Русия банкы гына чыгара, әмма алар дөньяның 150 илендә сәүдә нокталарында һәм банкоматларда кабул ителергә тиеш.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG