Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосы бюросы Русиядә үз эшчәнлеген туктата


Элегрәк салым оешмалары Азат Европа/Азатлык Радиосының Русиядәге бюросына каршы банкротлык эшен кузгаттылар.

Азат Европа/Азатлык Радиосы Кремль басымы аркасында Русиядә эшчәнлеген туктата.

"Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии, шулай ук Радио Свобода Русиядә эшләвен туктатып тора. "Зур үкенеч белән бүген Мәскәүдә безнең физик операцияләрне туктатып тору турында хәбәр итәм. Бу Азатлык Радиосы үз ихтыяры белән кабул иткән карар түгел, ә безгә Путин режимының хаеыйкатькә һөҗүме белән бәйле карар. Күп еллардан соң безнең журналистларны янау, куркыту һәм эзәрлекләүләрдән соң, Русия ватандашларына Украинадагы канунсыз сугышы турында дөреслекне белергә комачауларга тырышкан Кремль хәзер намуслы журналистларны Русия дәүләтенә хыянәтчеләр буларак хурлый. Без Русия аудиториясе өчен репортажларыбызны дәвам итәчәкбез һәм алар безнең журналистикага башка вакытларга караганда күбрәк мохтаҗ булган вакытта аларга ирешү өчен мөмкин булган платформаларны кулланачакбыз.

Шушы күңелсез мизгелгә карамастан, без оешмабызның 70 еллык тарихыннан беләбез: бервакыт, ихтимал, күпләр уйлаганга караганда да иртәрәк, без яңадан Русиядә бюро ача алачакбыз. Хәтта Путин Русиясендә дә вакыт Азатлык ягында", – дип белдерде Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай.

Элегрәк салым оешмалары Азат Европа/Азатлык Радиосының Русиядәге бюросына каршы банкротлык эшен кузгаттылар. Медиа компания җитәкчелеге әйтүенчә, Азат Европа/Азатлык Радиосы Русия бүлегенең банкрот булуының техник сәбәбе - Роскомнадзорның "ят агент" дип танылган мәгълүмат чаралары һәр материалларын "ят агент" статусын күрсәтеп бастыру. Әлеге таләпне үтәмәү сәбәпле, зур суммада штрафлар салынды.

Узган ел Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосына каршы 1040 хокук бозу турында протокол бирде, нәтиҗәдә 13,4 миллион доллар штраф салынды. "Азатлык" радиосының 18 журналисты "чит ил агентлары" дип танылды.

Русия президенты Владимир Путин 4 март Русия кораллы көчләренең Украинадагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат өчен җинаять җаваплылыгы турында канун өлгесен кабул итте. Ул 15 елга иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Азат Европа/Азатлык Радиосы Совет берлегеннән чыккан эмигрантларның төрле төркемнәре һәм американ дипломатиясе тырышлыгы белән 1953 елда барлыкка килә. 1990нчы еллар башына кадәр тапшырулар Мюнһен, Нью-Йорк, Париж һәм Лондоннан, ә аннан соң Прага һәм Мәскәүдән оештырыла.

Совет заманында радио "тимер пәрдә" артындагы тыңлаучыга тапшырулар әзерли. Рус хезмәте тапшырулары тәүлек дәвамы трансляцияләнә, сәясәт, икътисад, дин, тарих, әдәбият, сәнгать, замана музыкасы, спорт һәм сәяхәтләргә багышлана.

1988 ел ахырында радионы 35 ел дәвам иткән томалау бетерелә. 1991 елда Мәскәүдә радионың вәкиллеге ачыла, 1997 елдан рус хезмәтенең сайты эшләп килә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы коммерциясез корпорация, АКШ Конгрессы тарафыннан бирелгән грантларга финанслана һәм мәгълүматны төрле платформаларда тарата.

Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – матбугат иреге чикләнгән яки иҗтимагый тормыш нормасына әйләнмәгән илләрдә демократик кыйммәтләр һәм институтларны үстерүне алга сөрүче тапшырулар хезмәте булып тора.

Азат Европа/Азатлык Радиосы​ның татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG