Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш башланганнан бирле, Украинадан миллион ярым кеше киткән


Бу Икенче дөнья сугышыннан бирле иң зур кризис.

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле, аннан миллион ярым кеше эвакуацияләнгән яисә качып киткән. Бу хакта үз Твиттерында Берләшкән милләтләр оешмасының качаклар эше өлкән комиссары Филиппо Гранди хәбәр итте.

"Бу Икенче дөнья сугышыннан бирле Европада качаклар белән бәйле иң масштаблы кризис", дип язды Гранди.

Качаклар Украинадан Польшага, Маҗарстанга, Молдовага һәм башка Европа илләренә китә.

Молдованың чик буе полициясе мәгълүматынча, соңгы 12 сәгать эчендә, Украинадан 9 меңнән артык кеше чикне узган. Польшаның чик буе хезмәте 24 февральдән бирле үз иленә Украинадан 922,4 мең кешенең килүен хәбәр итте.

Украиннар килгән илләргә һуманитар ярдәм сыйфатында, аларның чыгымнарын каплау өчен, Европа берлеге 500 миллион евро бүлеп бирү хакында карар кабул итте. Европа берлеге рәисе Урсула фон дер Ляйен әйтүенчә, бу сумма әле беренчел ярдәм генә булачак. Ул киләчәктә дә Украинага ярдәм күрсәтеләчәк дип вәгъдә итте.

Америка Кушма штатларында да, Украинага һәм аннан килгәннәргә ярдәм иткән илләргә 2,5 миллиард долларлык фонд булдырылачак. Бу хакта Американың дәүләт секретаре Энтони Блинкен хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG