Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русиянең Украинадагы сугышына каршы чарада 25ләп кеше тоткарланган


Казан үзәгендәге полиция машиналары
Казан үзәгендәге полиция машиналары

Полиция беренче чиратта шигарьләр кычкыручыларны тоткарлаган.

Протестка чыгучылар Бауман урамы һәм "Макдональдс" мәйданы каршында җыелырга тиеш булган. Бу хакта "Казанский репортер" хәбәр итә.

Казан эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Чанкин халыкка массакүләм протестның канунсыз булуын, ә анда катнашырга өндәгән оешманың Русиядә экстремист булып танылуын әйткән.

Протестка чыгучылар нигездә плакатлар күтәрмәгән, полиция беренче чиратта шигарьләр кычкыручыларны тоткарлаган.

Бүген көндез активист Тимур Төхвәтуллин һәм Әмирхан Софронов фатирында тентүләр узды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG