Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Украинада һуманитар коридорлар ачылуын игълан итте


Украина качаклары
Украина качаклары

Алар Украинаның Киев, Мариуполь, Харьков, Сумы шәһәрләреннән ачыла. Тыныч халыкны Беларус һәм Русия җирләренә дә чыгарачаклар диелә.

Русия саклану министрлыгы 7 март, дүшәмбе иртәсендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән атышларны туктату тәртибе игълан итүен һәм Украинаның Киев, Мариуполь, Харьков, Сумы шәһәрләреннән һуманитар коридорлар ачуы турында белдерде.

Һуманитар коридорлар "фаҗигале һуманитар вазгыятьне" исәпкә алып һәм Франция президенты Эммануэль Макронның Русия президенты Владимир Путинга шәхси үтенече нигезендә ачыла.

Хәбәрдә һуманитар коридорларның маршрутлары тасвирланган.

Киевтагы тыныч халыкка Русия гаскәрләре басып алган җирләр аша бары тик Беларуска чыгарылу тәкъдим ителгән. Мариуполь, Харьков һәм Сумы шәһәрләреннән исә яки Русиягә (Мариупольдән – Дондагы Ростов ягына, Харьков һәм Сумыдан – Белгород ягына) яки Украинаның Русия гаскәрләре булмаган көнбатышына чыгу тәкъдим ителә.

Шимбә һәм якшәмбе көнне Мариупольдән тыныч халыкны чыгарырга тырышу өчен кертелгән атышларны туктату тәртибе вакытында Русия ягыннан атышлар тукталып тормады, кешеләр шәһәрдән чыгып китә алмады.

Дүшәмбегә каршы төндә Украинаның берничә төбәгендә сугышлар һәм атышлар дәвам итте. Николаевта торак йортларга дәррәү атыш реактив системыннан (РСЗО) ату нәтиҗәсендә зыян килгән дип фаразлана. Харьковка да зыян килгән.

Украинаның Киев янындагы Русия гаскәрләре кергән Гостомель бистәсе хакимияте, бистә башлыгы Юрий Прилипконың һәлак булуы турында хәбәр итте. Ул һуманитар ярдәм өләшкәндә үтерелгән дип хәбәр ителә.

Бүген, 7 мартта Русиянең Украинага сугыш башлавына 12нче көн.

🛑 Русия Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG