Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда умартачыларның халыкара конгрессы үткәрелмәячәк


Чараны 2023 елга күчергәннәр, ул Чилида үтәчәк.

Башкортстанда умартачыларның "Апимондия" форумы узмаячак. Русиянең Украина белән сугышы аркасында, "Апимондия" умартачылык оешмаларының дөньякүләм федерациясе (Apimondia Federation) шурасы шундый карар кабул иткән, бу хакта РБК яза.

"Март башында Апимондиянең башкарма комитеты җыелып, бердәм рәвештә Уфадагы конгрессны уздырмаска тавыш бирде. Мин һәркемгә хуплавы өчен рәхмәтле, бу җиңел карар булмады. Хәзер без ел саен уза торган очрашуны Европада үткәрергә әзерләнәбез", дип хәбәр иткән умартачылар федерациясе президенты Джефф Петтис.

"Апимондия" Уфада 2021 елда ук узарга тиеш иде, әмма коронавирус аркасында аны күчерделәр – чараны быел җәй көне уздырырга әзерләнделәр.

Оешма башлыгы сүзләренчә, чираттагы дөньякүләм конгресс 2023 елда Чили башкаласы Сантьягода узачак.

Соңгы тапкыр умартачылар конгрессы 2019 елда Канадада үткән иде. Анда Башкортстаннан да делегатлар катнашты.

Шул ук вакытта, Ишембайда бал җитештерү белән шөгыльләнергә ниятләгән француз инвесторлары март башында инвестиция проектларын "туңдырып торырга" мәҗбүр булуларын хәбәр итте. "Би Хэппи" оешмасына нигез салган Патрик Һоффманн бу "геосәяси киеренкелек белән бәйле" дип белдерде. "Мин проекттан тулысынча баш тартырга теләмим һәм бер елдан соң – сәясәт икенче планга күчкәч, сәүдә-икътисади, инвестицион элемтәләр кабат торгызылгач, аңа кабат әйләнеп кайтырга әзермен", диде инвестор. Шул ук вакытта Һоффман "Би Хэппи" ширкәтенең урмандагы 14 кишәрлекне бирү турындагы аукционда катнашудан баш тартуын әйтте һәм бу җирле умартачыларга "җан тынычлыгы" бирер диде.

Быел гыйнвар ахырында Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы 5 мартта аукцион уздыру турында фәрман чыгарган иде, аукционда Ишембай районындагы Макаровский урманчылыгының 14 кишәрлеген 12 елга бал кортлары үрчетү өчен арендага бирергә ниятләделәр. Әлеге җир кишәрлекләре Саргай, Исәкәй һәм Кулгунино авыллары янында урнашкан һәм аларның бер өлеше "Ишембай" зоология тыюлыгына керә. Җирле умартачылар аукционны уздырмауны таләп итте.

Элегрәк Башкортстан умартачылары хакимиятләрнең дистәләгән җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүенә каршы чыккан иде. Әлеге флешмоб 20 февральдә Ишембайда Исәкәй һәм Макарова авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше ара калдырып тере чылбыр булып тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.

XS
SM
MD
LG