Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьков күгендә Русиянең Су-34 хәрби очкычы бәреп төшерелү дәлилләре чыкты


Русиянең Су-34 хәрби очкычы (архив фотосы)
Русиянең Су-34 хәрби очкычы (архив фотосы)

Русия Су-34нең бәреп төшерелүен рәсми танымады.

Кичә Украинаның һава һөҗүменә каршы саклану комплексы Харьков өстендә Русиянең Су-34 бомбалау очкычын бәреп төшерде. Бу хәбәрне очучылардан сорау алу видеолары раслый.

Ике пилот та катапульта системын кулланып, исән калган һәм әсир төшкән.

Аларның берсе – Олег Маковецкий Харьков өлкәсенең Чугуев шәһәрендә туган.

Икенче очучы сорау алу видеосында үзен Максим Криштоп дип таныта.

Аның исеме Русия мәгълүмат чараларында берничә мәртәбә телгә алынган иде: 2010 елда "Российская газета" аның турында, Ерак Көнчыгыштагы хәрби һава көчләре һәм һава һөҗүменә каршы саклану берләшмәсенең, Хурба бомбага тоту һава базасының очучысы дип язды.

Мәскәү Су-34нең бәреп төшерелүен рәсми танымады. Русия саклану министрлыгы үз техникасына, шул исәптән һава техникасына кагылышлы югалтулар турында хәбәр итми, бары тик хәрбиләрнең үлеме генә хәбәр ителде.

Украина мәгълүматына күрә, Русиянең дистәләгән очкычлары һәм боралаклары бәреп төшерелгән, әмма документлар белән расланган очракларның саны күпкә азрак.

Харьковка 6 мартта кич белән һавадан һөҗүм нәтиҗәсендә телевидение манарасы зыян күрде, шул сәбәпле телевидение тапшырулары өзелде. Шулай ук бронетехника җитештерүче завод утка тотылды.

Су-34 – Русиянең иң заманча хәрби очкычларыннан берсе.

🛑 Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG