YouTube видеохостингы идарәсе Русиянең телевидение алып баручысы Владимир Соловьёвның "Соловьёв Live" каналын, шулай ук аның "Владимир Соловьёв белән якшәмбе киче" телевидение тапшыруының каналын бетергән.
Алып баручы бу карарларны "сугыш игълан итү" дип атады һәм YouTube-ны Русиядә ябарга чакырды. Шул ук вакытта ул, эфир алдыннан үзенең социаль челтәрләрендә трансляциягә сылтамалар куеп, YouTube-да үзенең шоуын дәвам итәчәген белдерде.
Алданрак YouTube Русиянең Russia Today мәгълүмат челтәренеке булган берничә каналны бетергән иде.
Русия Донецки һәм Луһански "халык республикалары" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныганнан соң, февраль ахырында, Владимир Соловьёв кебек үк, Russia Today-ның җитәкчесе Маргарита Симоньян да Европа берлеге санкцияләренә эләкте.
🛑 Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!