Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия гаскәре гамәлләрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә Русиядә 60 административ эш ачылган


Шул ук вакытта Мәскәүдә бер генә эш тә ачылмаган.

Русиядә ил гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән халык алдындагы гамәлләр" турындагы яңа маддә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) нигезендә 60 кешегә каршы эшләр ачылган. Бу хакта "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.



Административ хокук бозулар кодексының яңа маддәсе бу елның 4 мартыннан гамәлгә керде. Ватандашлар өчен штрафның иң зур күләме – 100 мең сум, вазифаи затларга – 300 мең сум, юридик затлар өчен – бер миллион сум. Чиков әйтүенчә, кайбер тоткарланучыларны бер үк вакытта "митинг, җыен уздыру яки оештыру тәртибен бозу"да да (Административ хоук бозулар кодексының 20.2 маддәсе) гаеплиләр.

Җиде тоткарланучыга 30 меңнән 60 мең сумга кадәр штраф салынган, штрафларның гомуми күләме 235 мең сум булган. Павел Чиков "Новая газета"га сөйләвенчә, Костромада бер кызны 30 мең сумга, Кемеровтагы ир-атны 60 мең сумга штрафка тартканнар. Мондый эшләрнең күпчелеге Краснодар, Петербур, Кострома һәм Красноярда ачылган, шул ук вакытта Мәскәүдә бер генә эш тә ачылмаган.

Павел Чиков әйтүенчә, 20.3.3нче маддә җинаять эзәрлекләве куркынычы тудыра.

—Штраф түләгәннән соң кеше бер ел эчендә "Русия Кораллы көчләренең гамәлләрен дискредитацияләсә", җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Шул ук вакытта сугышка каршы темаларга хәтта иң тар даирәдә генә сөйләшү дә "хәрбиләрнең гамәлләрен дискредитацияләргә" мөмкин, дип белдергән ул.

Сүз күптән түгел Русиядә кабул ителгән канун турында бара: "Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат" өчен 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.
Чиков әйтүенчә, административ эшләр күбрәк тә булырга мөмкин. Аның сүзләренчә, бу эшләр барысы да Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җиткереләчәк.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты мәгълүматына күрә, 24 февральдән башлап, Русиядәге сугышка каршы чараларда куәт оешмасы вәкилләре 13,5 меңнән артык кешене тоткарлаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG