Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия нефте импортын тыя


Джо Байден
Джо Байден

Кушма Штатларда кулланылган нефтьнең 7 проценты Русиядән китерелә.

АКШ президенты Джо Байден Америка Русия нефтен сатып алуны туктата дип рәсми белдерде. "Путин сугышына субсидия бирмибез", диде Байден.

Ул шулай ук Европадагы беректәшләренең бу эшкә кушыла алмавын аңлавын да искәртте. Байден сүзләренчә, Русия нефтен сатып алуны туктату Американың үзенә дә бәрәчәк, ләкин Вашингтон бу адымга барырга кирәк дип саный.

Ул АКШка тизрәк "чиста энергия"гә, әйтик, электр машиналарын күбрәк чыгаруга, күчәргә кирәк ди. Бу "киләчәктә бензин бәяләре турында борчылмаска мөмкинлек бирәчәк" диде Байден.

Президент шулай ук АКШ беректәшләре белән көн саен Украинага корал бирә, һуманитар ярдәмне арттыра дип белдерде.

8 марттак шулай ук Британия хакимиятләре дә ил 2022 ел ахырына кадәр Русия нефтеннән баш тартачак дип белдерде.

АКШка Русия нигездә нефть, металл һәм ашлама экспортлый. Кушма Штатларда кулланылган нефтьнең 7 проценты Русиядән китерелә.

Европа берлегендә дә Русия нефтеннән һәм газыннан баш тарту турында фикерләр йөри, ләкин әлегә берлекнең күп илләре бу адымга баруга каршы, алар ягулыкка бәяләр артыр, дефицит барлыкка килер дип курка.

Бүген шулай ук Русия нефте һәм газыннан баш тарту турында Shell һәм British Petroleum ширкәтләре белдергән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG