Accessibility links

Кайнар хәбәр

Fitch Русиянең чит ил валютасындагы рейтингын С дәрәҗәсенә төшергән, ул "дефолт котылгысыз" дигәнне аңлата


"Санкцияләрне тагын да арттыру һәм энергия чыганаклары сатуны чикләү тәкъдиме, Русиянең бурычны түләүдән ким дигәндә өлешчә баш тарту ихтималын арттыра" , дип саный аналитиклар.

Fitch халыкара рейтинг агентлыгы чит ил валютасында Русия эмитенты дефолтының рейтингын В-дан С-га (дефолт котылгысыз) төшергән.

"С рейтингы Fitch-ның дәүләт дефолты котылгысыз булуы турындагы фикерен чагылдыра", диелә агентлык сайтында.

Fitch Ratings фикеренчә, март башыннан барган вакыйгалар Русиянең дәүләт бурычын түләү мөмкинлеген тагын да какшаткан.

"Санкцияләрне тагын да арттыру һәм энергия чыганаклары сатуны чикләү тәкъдиме, Русиянең бурычны түләүдән ким дигәндә өлешчә баш тарту ихтималын арттыра" , дип саный аналитиклар.

Бурычны түләү өчен, әйтик акча күчерүне турыдан-туры томалау ысулы белән техник киртәләр кертү куркынычы да үсте, диелә.

Дөньяның иң эре финанс корпорацияләреннән берсе - Morgan Stanley аналитиклары да Русиядә дефолт фаразлый. Алар фикеренчә, ул апрель уртасында, 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG