Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин санкцияләр аркасында республика төзелешләреннән мигрантлар китәргә мөмкин дип саный. Бу хакта ул Татарстанның хөкүмәтендәге брифингта әйтте.
Министр әлегә мондый проблем юк, әмма чит илдән килгән эшчеләрнең акча күчерү белән бәйле авырлыклары бар дип искәртте. "Алар акча алалар һәм аны ватаннарына җибәрә алмыйлар, бу проблем бар", диде Айзатуллин.
Аның сүзләренчә, төзелеш һәм капиталь төзекләндерү проектлары әлегә актив фазага кермәгән. Вазгыять май уртасында ныграк аңлашылыр диде министр.
"Әгәр мондый хәл дәвам итсә һәм хәл ителмәсә, мондый проблем белән очрашырбыз дип уйлыйм", диде ул.
Быел февральдә дә Татарстан хакимиятләре төзелештә эшче мигрантларга кытлык барлыгын белдергән иде.
Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Көнбатыш Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!