Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар "Нур" театрының элекке баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин вафат


Әбелхәер Сафиуллин (1943-2022)
Әбелхәер Сафиуллин (1943-2022)

Аңа 78 яшь иде.

Уфаның "Нур" Татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе, режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Режиссер белән хушлашу мәрасиме 11 мартта "Нур" Татар дәүләт театрының Кече залында узачак.

Әбелхәер Сафиуллин 1943 елның 15 августында Кушнаренко районының Каратәкә авылында туган. 1976 елдан Башкорт дәүләт академия театрында эшли. 1980 елдан - Сибай драма театры режиссеры.

Әбелхәер Сафиуллин 1989-1990 һәм 1997-2016 елларда Уфаның "Нур" Татар дәүләт театры баш режиссеры була. Ул "Нур" театрын оештыруга үз өлешен керткән шәхесләрнең берсе иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG