Accessibility links

Русия алга таба Европа Шурасы эшчәнлегендә катнашмаячагын белдерде


Сәясәтче Андрей Клишас Русия Европа шурасыннан чыккач, русияләр Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмаячагын әйтте.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүнең Европа шурасы эшчәнлегендә башка катнашырга җыенмавын әйтте, чөнки Көнбатыш илләре бу оешманың эшчәнлеген какшата дип белдерде.

"Европа берлегенең һәм НАТОның Русиягә дус булмаган дәүләтләре, Европа шурасының министрлар комитетында үзләренең абсолют күпчелек булуларыннан явызларча файдаланып, Европа Шурасын һәм Европадагы гомуми һуманитар-хокукый киңлекне җимерүне дәвам итә", диелә министрлыкның 10 мартта чыккан белдерүендә.

Шулай ук, "Натоларның һәм күндәм рәвештә алар артыннан баручы Европа берлегенең, борынгы Европа оешмасын көнбатышның өстенлеге турында әфсеннәр уку һәм үз-үзләренә соклану мәйданына әйләндерүенә, Русия катнашмаячак" дип искәртәләр Мәскәүдә.

Шул ук вакытта Федерация шурасының канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас Русия Европа шурасыннан чыккач, русияләр башка Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алмаячагын әйтте.

Сәясәтче Русия ватандашларын үз хокукларын Русия мәхкәмәләрендә, шул исәптән Конституцион мәхкәмәдә якларга чакырды.

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков исә клишаслар "дулкын гына җибәрә" дип саный. Европа Шурасыннан тиз генә чыгып булмый. Моның өчен башта Кеше хокукларын яклау конвенциясеннән баш тартырга кирәк. Моңа аерым канун кабул итү зарур. Әлеге канун кабул ителгән очракта Русия Европа Шурасыннан 2023 елның 1 гыйнварынна чыга алачак. Аңа кадәр Страсбург мәхкәмәсе гаризалар кабул итә ала, ә кабул ителгән гаризалар каралып бетәчәк, ди Чиков.

25 февральдә, Русиянең Украинага сугыш башлавының икенче көнендә, Европа шурасының министрлар комитеты, Украинадагы сугыш аркасында, Русиянең оешмадагы әгъзалыгын туктату турында карар кабул итте.

Бу карар Польша һәм Украина тәкъдиме белән кабул ителде. Ул чакта Русиянең Шурада һәм Европа шурасының парламент ассамблеясендә вәкиллеге булмаячагы, әмма имзаланган Европа конвенцияләренең, шул исәптән кеше хокуклары конвенциясенең әгъзасы булып калуы хәбәр ителгән иде. Әгъзалыкны туктатып тору даими чара түгел, Мәскәүнең Шура белән аралашу юллары кала, дип искәртелде оешма хәбәрендә.

Русия Европа шурасына 1996 елда кергән иде, ул аның 39нчы әгъзасы булды. Оешмада әгъза булгач, бер елдан Мәскәү үлем җәзасына мораторий кертте. Конституция мәхкәмәсе мораторийны ике мәртәбә: 1999 һәм 2009 елларда озайтты, шулай да Җинаять кодексында үлем җәзасын телгә алу элеккегечә бар.

Русиянең иминлек шурасы рәисе урынбасары һәм илнең элеккеге президенты Дмитрий Медведев Европа шурасында Русиянең әгъза булуы туктатылу карарын "гаделсезлек" дип атады. Шул ук вакытта ул әлеге карар, аеруча авыр җинаятьләрне булдырмау өчен, Русиядә үлем җәзасын торгызу мөмкинлеге бирә, дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG