Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украинадагы сугышта тагын өч кешенең үлеме рәсми расланды


Украина, Мариуполь, 9 март
Украина, Мариуполь, 9 март

Татарстанда 10 мартта тагын өч кешенең Украинадагы сугышта үлеме хәбәр ителде: Казаннан Ренат Гайсин һәм Данис Сәләхетдинов, Алабугадан Элер Эгамбердиев.

10 мартта Казанда Украинадагы сугышта һәлак булган тагын бер хәрбине – Ренат Гайсинны җирләделәр. Бу хакта "Татарстан" телерадиоширкәте хәбәр итте.

"Подполковник Ренат Гайсин 20 елдан артык вакытын дәүләткә хезмәт итүгә багышлады. Соңгы елларда ул Татарстандагы хәрби бүлекчәләрнең берсендә хезмәт итте", диелә хәбәрдә.

Шулай ук һәлак булганнан соң офицер Батырлык орденына тәкъдим ителгән.
Ренат Гайсинның хатыны һәм ике баласы калган.

11 мартта Алабугада да Украинада һәлак булган бер хәрбине - Элер Эгамбердиевне җирләячәкләр. Бу хакта Алабуга районының рәсми сайтында хәбәр ителде. Ул 1980 елда Үзбәкстанның Самарканд өлкәсендә туган, хәрби хәрәкәтләр ветераны. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр контракт нигезендә Русиянең кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Аның хатыны һәм өч баласы калган.

Элер Эгамбердиевнең гаиләсе хәрби хезмәткәрнең хезмәт иткән урынында – Оренбург өлкәсендә яшәгән, гаилә башлыгы һәлак булганнан соң, аның гаиләсе Алабугага яшәргә күченәчәк диелә хәбәрдә.

Бүген Казанда 34 яшьлек прапорщик – Данис Сәләхетдинов белән дә хушлаштылар. Аны Юдино зиратына җирләделәр. Ул Луһански янында атышка эләккән диелә. Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган, үлгәннән соң Данис Сәләхетдиновны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.

Бүген Татарстанның Чистай районында туган кече сержант Семен Соловьевның үлеме дә рәсми хәбәр ителгән иде. Аның Украина гаскәрләре атышка тоткан чакта һәлак булуы әйтелде.

Шулай ук бүген Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында полковник Дмитрий Софронов җирләнде.

4 мартта Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер хәрби — контракт нигезендә хезмәт итүче Станислав Герасимовның үлеме турында хәбәр ителде.

Татарстанга сугышның беренче корбаны 2 мартта кайтты. Ул Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин булды. Аны каһарманнарча соңгы юлга озаттылар.

24 февральдә, Путин Украинага каршы сугыш игълан итеп, Русия гаскәрләре Украинаны ракета һәм артиллерия утына тота башлагач һәм төрле яклап бәреп кергәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика халкын бердәм булырга чакырды.

— Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез, — дигән иде Миңнеханов.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG