Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Азатлыкның Вконтакте сәхифәсе томаланган, әмма аның эше дәвам итә


Томалау Русия Баш прокуратурасы таләбе белән башкарылган диелә.

Русиядә Азатлыкның Вконтакте сәхифәсе томаланган. Сәхифәгә керүгә "әлеге материал Русия Баш прокуратурасы таләбе белән томаланган" диелә. Бу хакта хәбәр итеп бүген, 10 мартта социаль челтәр редакциягә хат җибәрде. Баш прокуратураның таләбен социаль челтәргә Роскомнадзор җибәргән.

Хатта әйтелгәнчә, төркемдә "иҗтимагый әһәмияткә ия күрәләтә ялган мәгълүмат урнаштырылган, ул ватандашларның гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә зарар китерү куркынычы, иҗтимагый тәртипне һәм (яки) иҗтимагый иминлекне киңкүләм бозу куркынычы тудыра".

"Көн эчендә Русия Федерациясендә сезнең төркемгә керүне чикләргә мәҗбүр булачакбыз", диелгән хатта. Шул ук вакытта кайсы постта "ялган" мәгълүмат булуы әйтелмәгән.

Элегрәк Роскомнадзор Азатлыкның "Одноклассники" төркемен дә томалады.

Бу уңайдан Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Джейми Флай махсус белдерү ясады.

"Бәйсез мәгълүмат чаралары сайтларын томалау белән генә канәгатьләнмичә, Кремль хәзер Русия платформаларын Украинадагы сугыш турындагы барлык мәгълүматтан чистарта. Путин режимы безнең контентны томалау өчен нинди генә чаралар күрмәсен, Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядәге аудиториясенә хак хәбәр җиткерү өчен бар кулында булган барлык чараларны да куллануын дәвам итәчәк" диде ул.

Азатлык Вконтакте социаль челтәрендә сәхифәсен 2010 елда булдырган иде, ул радио хәбәрләрен таратуда иң актив социаль челтәрләренең берсе иде. Төркемгә 7 меңнән артык кеше язылган. 12 елда сәхифәдә 14 меңнән артык хәбәр, 1,3 меңнән күбрәк видео дөнья күргән.

* * *

  • Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, Русиядә күп кенә бәйсез мәгълүмат чараларының сайтлары томаланды, кайберләре эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды.
  • Азатлык радиосының һәм аның проектларының сайтлары да бер-бер артлы томаланды. 6 марттан "Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии, шулай ук Радио Свобода Русиядән эшләвен туктатып тора. Ләкин Азатлыкның көзге сайтлары, социаль челтәрләрдәге аккаунтлары эшли.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG