Accessibility links

Кайнар хәбәр

Western Union 24 марттан Русиядә һәм Беларуста эшчәнлеген туктатачак


Русиядән башка илләргә җибәрелгән һәм алучысына 24 мартка кадәр түләнмәгән акчаларны башка илләрдә теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булачак. Ә Русиягә җибәрелгән һәм алучысына 24 мартка кадәр түләнмәгән акчалар, бу акчаны җибәрүчегә кире кайтарылачак.

Украинадагы сугыш аркасында Western Union түләү системы Русия һәм Беларуста акча күчерүләрне туктата.

Системның Русиядәге оператор-ширкәте 2022 елның 24 мартыннан үзен түләү системнары операторлары реестрыннан чыгаруларын сорап Үзәк Банкка гариза биргән.

Русиядән башка илләргә җибәрелгән һәм алучысына 24 мартка кадәр түләнмәгән акчаларны башка илләрдә теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булачак. Ә Русиягә җибәрелгән һәм алучысына 24 мартка кадәр түләнмәгән акчалар, бу акчаны җибәрүчегә кире кайтарылачак дип хәбәр итәләр ширкәтнең матбугат хезмәтендә.

Әгәр Русиядәге акча җибәрүче акчаларын кире кайтарырга теләсә, моны систем партнерларының берсенең бүлекчәсендә эшли алачак, хәзерге вакытта ширкәт бу партнерны билгеләү белән шөгыльләнә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, дистәләгән эре дөнья ширкәтләре һәм брендлары Русиядә эшчәнлеген туктатуы турында игълан итте. Март башында Visa һәм Mastercard халыкара түләү системнары да Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG