Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кимүенә карамастан, вакытлыча ковид һоспитальләрдә авыр формада авыручылар кимемәгән. Бу хакта 11 мартта Татарстан сәламәтлек саклау министрының урыныбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.
"Реанимациядә пациентлар һаман да бар. Йоктыручылар кими кебек, ләкин ковид һоспитальләрдә эшләүчеләр авыручыларның авыр хәлдә булуын әйтә. Пациентларның мөрәҗәгатьләре кимесә дә, вакытлыча ковид һоспитальләрдә бик җитди эш кайный. Реанимациядә ятучыларның кимүеннән без бернинди җиңеллек күзәтмибез", диде ул.
Татарстанда бер атна эчендә COVID-19 йоктыручылар саны 41 процентка кимегән. Шулай да Роспотребнадзор чикләүләр алу, шул исәптән, кафе-рестораннарга төнге вакытта эшләргә рөхсәт итү мәсьәләсен март ае азагында гына караячакгын белдерде.
Узган тәүлектә Татарстанда 638 кеше коронавирус йоктырган. Рәсмиләр белдерүенчә, пандемия башыннан республикада 1 777 үлем очрагы теркәлгән.
Вакцина ясатучылар 2 млн 475 мең кешедән артып киткән. Шул ук вакытта ревакцина ясатучылар саны акрын бара. Бүгенгә 6 ай узганнан соң 843 мең кеше прививка кадатырга тиешле булуына карамастан, әлегә 259 мең кеше, ягъни 30 проценты гына кабат вакцина ясаткан.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!