Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныды


Харьков, 7 март фотосы
Харьков, 7 март фотосы

Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет – Илвир Галләмов һәлак булган. Бу хакта бүген, 11 мартта Шәрип авыл советы белгече Вадим Шапилов хәбәр итте, дип яза "Ufa1".

Илвир Галләмов Кушнаренко районының Калтай авылында туган. Калтай урта мәктәбен тәмамлаган. 2015 елда Казанның танк училищесына укырга кергән. 2020 елда контракт нигезендә хезмәт итә башлаган.

"Аның хатыны һәм әти-әнисе калды. Хушлашу бүген булачак, анда Башкортстан башлыгы да килергә тиеш", дигәннәр авыл советы идарәсендә.

Кичә, 10 мартта социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов Ахун авылыннан солдат - Нил Мөслимовның һәлак булуын хәбәр иткән иде. Ул Русиянең кораллы көчләрендә контракт белән хезмәт иткән һәм мотоукчы батальонында гранатометчик булган.

Рәсми рәвештә хакимиятләр Башкортстаннан чыккан биш хәрбинең Украинадагы сугышта һәлак булуын таныды.

Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы сугышта ничә Русия солдаты һәлак булуын бер тапкыр гына – 2 мартта хәбәр итте, 498 кеше диде. Алданрак Украинаның саклану министрлыгы исә һәлак булган русия солдатларының саны 12 меңнән артык дип белдергән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG