Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты туган телләрдән БДИ бирү мөмкинлеге турында канун өлгесе тәкъдим итә


Мәгариф турындагы гамәлдәге канунга төзәтмәләр балаларга мәктәптә 11 ел дәвамында туган телне һәм әдәбиятны өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк дип саный республика депутатлары.

Башкортстан Корылтае депутатлары "Русия Федерациясендә мәгариф турындагы" федераль канунга үзгәрешләр әзерләгән, бу хактагы канун өлгесен алар Русия думасына кертәчәк, дип яза "Башинформ".

Башкортстанның дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, канун өлгесе белем бирү оешмаларында туган телне һәм һәм әдәбиятны өйрәнүгә кагыла. "Ул туган телне һәм әдәбиятны тирәнрәк үзләштерергә теләге булган балаларга бу фәннәрне өйрәнү өчен шартларны арттыра", дип белдергән Толкачев.

"Канун өлгесендә Русия төбәкләренең башкарма хакимият органнарында этномәдәни юнәлештәге програмнарны тормышка ашырган белем бирү оешмаларына балаларны кабул итү кагыйдәләрен үзләренә билгеләү мөмкинлек бирергә, шулай ук туган тел һәм туган әдәбият буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе форматын үзгәртергә тәкъдим ителә", диде Толкачев.

Башка фәннәрдән БДИ булган кебек, туган тел һәм әдәбияттан да төбәк дәүләт имтиханы уздырырга, туган тел укытучыларын яки эшендә туган тел һәм әдәбиятны белүе кирәк булган башка төрле белгечләрне әзерләүче югары уку йортларына укырга кергәндә, бу имтиханның нәтиҗәләрен исәпкә алырга тәкъдим ителә.

Мәгариф турындагы гамәлдәге канунга төзәтмәләр балаларга мәктәптә 11 ел дәвамында туган телне һәм әдәбиятны өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк дип саный республика депутатлары.

Тулаем алганда, канун өлгесе Русия халыкларының туган телләрен һәм милл мәдәниятләрен саклауга юнәлдерелгән.

"Русия Федерациясендә мәгариф турындагы" федераль канунга үзгәрешләр кертү хакындагы" канун өлгесен Русия Думасына тәкъдим итү карарын март ахырыда – Корылтайның киләсе утырышында кабул итергә ниятлиләр.

  • 2017 елдан мәктәпләрлә туган телләрне мәҗбүри рәвештә укыту тыелды. Алар ата-ана гаризасы белән генә укытылырга тиеш. Былтыр Татарстанда һәм Башкортстанда полилингваль мәктәпләр барлыкка килә башлады. Аларда укыту башкорт, татар, инглиз һәм урыс телләрендә бара.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG