Русия Баш прокуратурасы Facebook һәм Instagram социаль челтәрләренең һәм WhatsApp мессенджерының төп ширкәте Meta-ны экстремист оешма дип тануны таләп итә. Документлар мәхкәмәгә җибәрелгән, дип хәбәр итә ТАСС дәүләт агентлыгы. Мәхкәмәдән аерым тәртиптә Instagram-ны Русиядә томалау таләп ителгән.
Прокуратура террорчылыкны пропагандалау һәм нәфрәт белән дошманлык тудыру маддәләре нигезендә ширкәтнең хезмәткәрләрен җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү комитетына материаллар юллаган. Тикшерү комитеты экстремист эшчәнлеккә чакыру һәм террорчылыкка ярдәм итү турында эшләр ачуын хәбәр итте.
4 мартта Русиядә Facebook томаланган иде инде, социаль челтәрне Русиянең дәүләт һәм дәүләт яклы мәгълүмат чараларына каршы цензурада гаепләделәр. Әлегә WhatsApp-ны томалау таләбе турында хәбәр ителмәде.
Русиядә Meta-ны экстремист оешма дип танулары белән бәйле, Facebook, Instagram һәм WhatsApp кулланучылар дәүләт тарафыннан эзәрлекләнәчәкме - әлегә билгеле түгел.
11 мартта Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Бу хакта ширкәтнең контент модераторларына җибәргән хатларына сылтама белән Reuters язды.
Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.
Русия Думасы спикеры Вячеслав Володин Meta ширкәте белән бәйле вазгыять аркасында Русиянең тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага мөрәҗәгать әзерләргә кирәк дип белдерде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!