Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Русиядә Instagram-га керүне чикли


Американың Meta ширкәте экстремист оешма дип танылса, Facebook һәм Instagram кулланучылар экстремистлар дип саналмаячак диде Андрей Клишас.

Роскомнадзор Русиядә Instagram-га керүне чикли. Бу хакта оешманың рәсми сайтында әйтелгән. Чикләү кайсы вакытта керүе хәбәр ителми.

Моңа кадәр Русия тикшерү комитеты Meta хезмәткәрләре гамәлләре белән бәйле русияләргә карата көч кулланырга чакыру турында җинаять эше ачкан иде. Ә Баш прокуратура Meta-ны экстремистик дип тануны һәм Instagram-ны томалауны сорады.

11 мартта Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды.

Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.

Русия Думасы спикеры Вячеслав Володин Meta ширкәте белән бәйле вазгыять аркасында Русиянең тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага мөрәҗәгать әзерләргә кирәк дип белдерде.

Американың Meta ширкәте экстремист оешма дип танылса, Facebook һәм Instagram кулланучылар экстремистлар дип саналмаячак. Бу хакта Федерация шурасының канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас белдерде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG