Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский сугышта 1300 украин хәрбие үлемен таныды


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Моңарчы Украина үз югалтулары турында белдермәгән иде.

Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башланганнан беренче тапкыр украин армиясе югалтуларын таныды. Аның сүзләренчә, 1300 хәрби һәлак булган.

Ул шулай ук Русиянең 500-600 хәрбие җомга көнне әсирлеккә алынды диде.

Украина хакимиятләре сугышта Русия югалтулар даими әйтеп бара (соңгы хәбәрләрдә 12 мең кеше һәлак булган диелде), ләкин үз югалтулары турында хәбәрләр булмады.

Русия март башында үз 498 русияле хәрбинең үлемен таныды, ә украиннар 2,8 мең дип бәяләде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG