Киев өлкәсе полициясе башлыгы Андрей Небитов Киев янында американ хәбәрчесе Брент Реноның һәлак булуы турында хәбәр итте. Небитов үз Facebook битендә журналистның паспорты, матбугат картасын, шулай ук кан эчендә яткан гәүдәсенең фотосын бастырган.
Ирпенда соңгы көннәрдә Украина һәм Русия хәрбиләре арасында сугышлар бара, бу шәһәр Киевка керер алдыннан соңгы калаларның берсе, аны кулга алу Русиягә Украина башкаласына һөҗүм итү өчен плацдарм тәэмин итә.
"Оккупантлар хәтта халыкара массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын да мәгьнәсез рәвештә үтерәләр, журналистлар Русия гаскәрләренең Украинадагы оятсызлыгы турында дөреслекне күрсәтергә тырыша. Бүген Ирпенда дөньякүләм танылган медианың 51 яшьлек хәбәрчесен атып үтерделәр. Тагын бер журналист зыян күрде", дип язган Небитов социаль челтәрдәге битендә.
Брент Рено – документаль фильмнары өчен берничә абруйлы бүләккә лаек: Peabody, DuPont һәм Edward R. Murrow Award. Аның фильмографиясендә Гыйрак, Әфганстан һәм Африканың башка илләрендәге сугышларның hуманитар аспектларына багышланган картиналар бар. Ул шулай ук Мисырда һәм Көньяк Америка илләрендә кискен борылышлар турында бик күп репортажлар төшерде.
Рено һәлак булгач, документлары арасында New York Times-ның таныклыгы да табыла, шул сәбәпле хәбәрче әлеге басмада эшләгән дигән сүзләр таралды. Соңрак редакциядә Реноның элек эшләгәнен, әмма инде басма хезмәткәре түгеллеген әйттеләр.
"Без журналист Брент Реноның үлеме турындагы хәбәргә тирән кайгырдык. Брент талантлы фотограф һәм режиссер, әмма ул Украинада New York Times биреме белән түгел иде", дип язды твиттердагы аккаунтында New York Times вәкиле.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!