Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты офисының җитәкче киңәшчесе Русия куәтләре Киевка бәреп керә алмый дип белдерде


Украинаның төньягындагы Чернигов өлкәсендә, хакимият гаскәрләре Русиянең Киевкә бәреп керәсе танк колоннасын җимергән.

Украина президенты офисының җитәкче киңәшчесе Алексей Арестович әлегә Русия куәтләре Киевкә бәреп керә алмый дип белдерде. Алданрак аларның Украина башкаласы үзәгеннән 25 километр ераклыкта шактый туплануы турында хәбәрләр булган иде.

"Киев турында борчылмаска була. Киевка юнәлгән барлык көчләр җимерелде", дип ышандыра Арестович, аның сүзәрен "РБК-Украина" китерә.

Агентлык үз сайтында язуынча, атышларга карамастан, Украина гаскәрләре каршы һөҗүмгә күчә һәм Харьков, Мариуполь, Николаев, Сумы, Чернигов һәм башка шәһәрләрне нык саклый.

Украинаның төньягындагы Чернигов өлкәсендә, хакимият гаскәрләре Русиянең Киевкә бәреп керәсе танк колоннасын җимергән, бу хакта 13 мартта Украина хәрби идарәсе хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG