Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Сугыш башланганнан бирле Русия Кытайдан хәрби ярдәм сорый 


Русия президенты Владимир Путин һәм Кытай башлыгы Си Цзиньпин
Русия президенты Владимир Путин һәм Кытай башлыгы Си Цзиньпин

Ак йорт, Русиянең бу үтенече – Пекин белән Мәскәү арасында тыгыз элемтәләр урнашу билгесе дип сагая.

Русия хакимиятләре Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә ярдәм буларак Кытайдан хәрби техника бирүен сораган. Бу хакта АКШның рәсми затларына сылтама белән Finanсial Times, The New York Times һәм The Washington Post яза. Алар әйтүенчә, Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң ук Пекиннан хәрби техника һәм башка ярдәм сораган.

Finanсial Times чыганаклары мәгълүматына күрә, сугышның өченче атнасы уртасына Русиянең кайбер кораллары бетеп килә. Үз әңгәмәдәшләренә сылтама белән New York Times, Русия икътисади санкцияләр нәтиҗәсенә каршы тору өчен Кытайдан шулай ук өстәмә икътисади ярдәм сораган дип искәртә.

Кытайның Русия үтенеченә ничек җавап бирүе хәбәр ителми. Украинадагы сугышка карата Пекин нейтраль позиция алды һәм Мәскәүне һөҗүм өчен тәнкыйтьләмәде, әмма сөйләшүләр юлы белән вазгыятьне җайларга чакырды.

Ак йорт, Русиянең бу үтенече – Пекин белән Мәскәү арасында тыгыз элемтәләр урнашу билгесе дип сагая.

Шулай ук Кытайның уңай җавабы Көнбатышның Украинага ярдәмен какшатырга мөмкин.

"Без Пекинга читтә тормаячагыбызны һәм нинди дә булса дәүләткә Русиянең икътисади санкцияләрдән югалтуларын компенсацияләргә юл куймаячагыбызны хәбәр иттек", диде CNN телеканалының эфирында АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.

Кытайның Вашингтондагы илчелеге Русиянең үтенече турында хәбәрдар булмавын әйтте.

14 мартта Римда АКШ президентының дәүләт иминлеге ярдәмчесе Джейк Салливан һәм Кытайның коммунистлар фиркасе үзәк комитетының сәяси бюросы әгъзасы Ян Цзечи очрашачак.

"Бу очрашу Русиянең Украинага каршы акланмаган һәм рәхимсез сугышы контекстында, шулай ук Кытайның дөньядагы тәртип турындагы үз күзаллауларын алга сөрүе өчен Русия белән берләшүенә бәйле уза", дип яза Politico үз чыганагына сылтама белән.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG