Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакциналау гамәлдән чыгарылды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу – мәҗбүри вакциналанырга тиешле категориягә керүчеләрнең күмәк иммунитет дәрәҗәсе 80 проценттан артуы белән бәйле, диелә.  

Татарстанда аерым категориядәге ватандашлар өчен коронавирустан мәҗбүри вакциналау гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны бүген, 14 мартта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

"Татарстан республикасы халкының COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы иммунитетын анализлап, 2022 елның 10 мартына коронавирустан мәҗбүри вакциналанырга тиешле категориядәге ватандашларның күмәк иммунитет дәрәҗәсе 80 проценттан артуын искәртәм", дип хәбәр итте Патяшина.

Моның белән бәйле рәвештә мәҗбүри вакциналау турындагы карарны гамәлдән чыгарырга карар кылганнар.

Узган елның 11 октябреннән Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату кертелгән иде. Аерым алганда 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары, социаль оешмалар, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәләре, сәнәгать оешмалары, төзелеш, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре һәм түрәләр вакциналанырга тиеш иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG