Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илон Маск Путинны Украина өчен бергә-бер көрәшергә чакырды


Илон Маск
Илон Маск

Маск, Русия президентының Twitter-ына сылтама куеп, Путиннан "Сез бу көрәшкә ризамы?", дип тә сораган.

SpaceX ширкәтенә нигез салучы Илон Маск Русия президенты Владимир Путинны Украина өчен көрәшкә чакырды. Бу хакта Маск Twitter-да язган.

"Моның белән мин Владимир Путинны Украина өчен көрәшкә чакырам" дип язган Маск. Кыска гына твит инглизчә, русча һәм украинча язылган.


Шулай ук Маск, Русия президентының Twitter-ына сылтама куеп, Путиннан "Сез көрәшкә ризамы?", дип тә сораган.

Укринформ, традицион интернет-челтәрләрне кулланганда проблемнар чыга калса дип, иярчен интернетны файдалану өчен, Маскның Украинага Starlink иярчен элемтәсе терминаллары бирүен хәбәр иткән иде.

Февраль ахырына Украинага Starlink станцияләренең беренче партиясе килде. Икенче партиясен Украина 9 мартта алды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG