Русия телевидениесендә тапшыру алып баручы, Русиянең Украинага каршы сугышын яклаган өчен Европа берлеге чикләүләре исемлегенә кертелгән Владимир Соловьев Италиядәге Комо күле буенда күп санлы кыйбатлы күчемсез милеккә ия һәм Италия хакимиятләре аларның кайберләрен әле кулга алмаган. Алексей Навальный такымы Popular Politics YouTube-каналында чыгарган тикшерү хисабында шул хакта белдерелә. 5 мартта Италия хакимиятләре әлеге күл буенда Соловьевның ике вилласын кулга алган иде инде.
"Җәмәгать, бу күнегү кисәтүе түгел, Комо күле буенда Соловьевның ӨЧЕНЧЕ йорты табылды. Хәзер аның нигә кәефсез булуы аңлашыла", диелә анда.
Хисап авторлары әйтүенчә, Италиядә Соловьев белән бәйле тагын ике затлы йорт табылган. Аларның берсе Соловьев исеменә, икенчесе аның әнисе исеменә теркәлгән. Тикшерүчеләр, әнисе исеменә язылган йорт та Соловьев өчен хезмәт итә ди һәм бу яңа табылган йортларның икесен дә кулга алуны сорый.
Тикшерү авторлары, кулга алуны сорап, Италиянең финанс иминлеге комитетына мөрәҗәгать иткән. Илнең Европа берлеге чикләүләре таләпләрен үтәве өчен шушы оешма җаваплы. Тикшерүчеләр Соловьевның туганнарының визаларын һәм яшәү рөхсәтләрен гамәлдән чыгаруны да сорый. Алар фикеренчә, туганнары анда Соловьев акчасына яши. Соловьев үзе әлегә бу хәбәргә бәйле берни дә әйтмәде.
14 мартта Украинаның Дәүләт тикшерүләр идарәсе Соловьевка, Украина дәүләт чиген үзгәртергә чакырган өчен, шикләнелүче статусы бирелүен белдерде. Львов мәхкәмәсе аны кулга алу турында карар чыгарды һәм халыкара эзләүгә игълан ителде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!