Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда фитр сәдәкасы һәм нисаб күләме арткан


Узган ел фитр сәдәкасы 100 сум күләмендә билгеләнгән булса, быел ул 150 сумга җиткән.

Татарстан Диния нәзарәте ураза тотуның төгәл көннәрен һәм фитыр сәдәкасе күләмен билгеләде. Әлеге карар 14 мартта мөфтиятнең казыйлар шурасы утырышында кабул ителгән.

Рамазан ае 1 апрельдә кояш баю белән башланачак. Бу көнне республиканың мәчетләрендә тәравих намазы укылачак. Мөселманнар уразаның беренче көнен 2 апрельдә тотачак. Рамазан аеның соңгы көне 1 майга туры килә.

Узган ел белән чагыштырганда, казыйлар зәкәт түләү өчен нисаб күләмен ике тапкырга арттырган. 2021 елда ул 310 мең сумны тәшкил итсә, быел 620 мең сумга җиткән. Ел дәвамында әлеге акчага ия булган мөселман кешесе зәкәт бирергә бурычлы.

Моннан тыш, фитыр сәдәкасының да күләме арткан. Былтыр ул 100 сум булса, быел 150 сумны тәшкил итә. Фитыр сәдәкасы түләү өчен нисаб күләме — 36 меңнән 58 мең сумга (көмеш буенча) үскән.

Ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Узган ел ул 200 сум күләмендә иде.

Ураза бәйрәме 2 майга туры килә. Корбан гаете 9 июльдә билгеләп үтеләчәк. Бу көннәр Татарстанда рәсми ял көне булачак.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG