Европа берлеге һәм "Җиделек" (G7) илләре Русиягә каршы дүртенче санкцияләр җыелмасын әзерләп бетергән, дип хәбәр итә Reuters Европа берлегендәге чыганакларына сылтама белән.
11 мартта яңа чикләүләр турында Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен сөйләгән иде. Алар арасында – Русияне ил халкы өчен иң уңайлы сәүдә статусыннан мәхрүм итү дә бар. Бу чара, Көнбатыш илләренә Дөнья сәүдә оешмасы (WTO) кагыйдәләренә ярашлы, Русия тауарларына югары тарифлар кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш Русияне әйдәп баручы халыкара финанс оешмаларында, шул исәптән Халыкара валюта фондында һәм Дөнья банкында әгъза булудан мәхрүм итәргә ниятлиләр.
Шәхси санкцияләргә дучар русияләр исемлеге дә тулыланыр дип фаразлана. Анда Русия президенты Владимир Путин даирәсендәге кешеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары керәчәк.
Фон дер Ляйен сүзләренчә, Русия дәүләте һәм аның элиталары криптовалюталарны да куллана алмаска мөмкин, Европа берлегеннән Русиягә теләсә нинди зиннәтле тауарлар кертүне дә тыярга ниятлиләр.
"Украинадагы тыныч кешеләргә бомбалар төшкән вакытта, Путинның сугыш машинасын хуплаучыларның купшы тормыштан тәм табу мөмкинлеге булмаска тиеш", дип искәртә Европа комиссиясе рәисе.
Европа берлегенең дүртенче санкцияләр җыелмасы Русиянең энергетика секторына да кагылачак.
24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Европа берлегенең әгъза-дәүләтләре һәм башка илләр Русиягә каршы берничә санкцияләр җыелмасы кертте. Чикләүләр Үзәк Банкка һәм эре банкларга, һава очышлары тармагына, Русия түрәләренә, шул исәптән президент Владимир Путинга, Русиянең гамәлләрен аклаучы эшмәкәрләргә һәм танылган кешеләргә кагылды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!