Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлар Беренче канал эфирында сугышка каршы чыккан хезмәткәр Марина Овсянникованы таба алмый


Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырды
Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырды

Шул ук вакытта, Русия тикшерү комитеты Овсянниковага карата тикшерү эшләре башлады. Аның гамәлендә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсенә ярашлы җинаять булу-булмавы тикшерелә.

14 март кичендә "Время" тапшыруының туры эфирында сугышка протест оештырганнан соң тоткарланган Беренче канал мөхәррире Марина Овсянникованы адвокатлар әле дә таба алмый. Бу хакта "Агора" адвокаты Даниил Берманга сылтама белән "Медуза" яза.

Шулай ук тикшерү комитеты Овсянниковага тикшерү эшләре башлады. Аның гамәлендә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" маддәсенә нигезендә җинаять булу-булмавы тикшерелә. Бу хакта ТАСС язды.

Элегрәк Овсянникованы Мәскәүнең Останкинский районындагы полиция бүлекчәсенә алып китүләре хәбәр ителгән иде. Шулай да полиция хезмәткәрләре хокук яклаучыларга аның бүлекчәдә булмавын әйткән.

15 мартка каршы төндә тоткарланучыны "Останкино" телеүзәгенең кизү бүлекчәсендә табулары хәбәр ителде. "Правозащита" адвокаты Анри Цискаришвили анда керә алган, әмма Овсянникованы тапмаган. "ОВД-Инфо" чыганагы "Останкино" полиция бүлекчәсендә Овсянникова юк, дип сөйләде.

15 март иртәсенә адвокатлар тоткарланучыны "Останкино" дежур бүлекчәсендә дә, шәһәрдәге башка полиция бүлекчәләрендә дә таба алмаган.

Адвокат Павел Чиковка сылтама белән "Холод" басмасы Марина Овсянникованы әле дә таба алмауларын, аның 12 сәгатьтән артык иректән мәхрүм булуын язды.

14 март кичендә Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәтте.

Бу вакытта алып баручы Андреева хөкүмәтнең Көнбатыш чикләүләре нәтиҗәләрен йомшартуга бәйле ниятләре турында сөйли иде. Соңрак режиссерлар эфирны алдан хәзерләнгән сюжет сурәтләре белән өзде.

Овсянникованы тоткарладылар. Адвокат Даниил Берман аңа җинаять эше янарга мөмкин дип фаразлады.

Украина президенты Владимир Зеленский үзенең яңа видеомөрәҗәгатендә Овсянниковага бу гамәле өчен шәхсән рәхмәт әйтте.

"Мин дөреслекне җиткерергә тырышудан туктамаган русияләргә рәхмәтле. Һәм Беренче канал студиясенә сугышка каршы плакат белән кергән ул кызга. Әле илегез бөтен дөньядан ябылмаган вакытта, каршылык белдерергә курыкмаучыларга. Сез көрәшергә тиеш, сез үз мөмкинлегегезне югалтмаска тиеш", дип белдерде ул.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Беренче канал мөхәрриренең гамәлен "хулиганлык" дип атады.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG