Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сугышка каршы чарада "өченче көн иптәшләрегез апамның кызын үтерде" дип кычкырган хатын-кыз штраф түләячәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда сугышка каршы чарада катнашкан тагын бер кешене сигез тәүлеккә кулга алганнар.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 13 мартта шәһәр үзәгендә узган сугышка каршы чарада катнашучыларның административ эшләрен караган. Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә "Idel.Реалии"-га әйтүләренчә, барлыгы җиде эш каралган.

Матбугат хезмәте әйтүенчә, бер катнашучыны "митинг, җыен уздыру яки оештыру тәртибен бозуда" гаепләп (Административ хоук бозулар кодексының 20.2 маддәсе) сигез тәүлеккә кулга алганнар.

"Апология" хокук яклау оешмасында әйтүләренчә, Лариса Хусанованы – биш мең сумга, Рөстәм Нәбиуллин һәм Анастасия Кириллованы – унар мең сумга штрафка тартканнар. Моннан тыш, чарада катнашкан өч кешене полиция бүлекчәсеннән беркетмәләр төземи генә чыгарганнар.

"Сетевые Свободы" хокук яклау проекты белән хезмәттәшлек итүче адвокат Рим Сабиров "Idel.Реалии"-га әйтүенчә, Хусанова һәм Нәбиуллинны җәмәгатьчелек алдында Русия гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән гамәлләр" турындагы яңа маддә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) нигезендә дә штрафка тартканнар.

Лариса Хусанованың беркетмәсендә аның 13 мартта Бауман урамында "халык алдында Русия кораллы көчләре абруен һәм аңа ышанычны какшата торган гамәлләр кылуы" әйтелгән, төгәлрәк әйткәндә, ул "тирә-яктагы ватандашлар янында "Минем апамның кызын кичә сезнең иптәшләр үтерде", дип кычкырган.

Рөстәм Нәбиуллинның беркетмәсендә аның 13 мартта "тирә-яктагы ватандашлар янында кулында Украина флагына охшаш зәңгәр һәм сары төсләргә буялган ботаклардан композиция тотып торуы, бу ботакларның яшел атлас тасма белән бәйләнгән булуы" әйтелгән.

Хусанова һәм Нәбиуллинны 30ар мең сум штрафка тартканнар.

Мәхкәмә сүзчесе Татьяна Салова сүзләренчә, җәмәгатьчелек алдында Русия гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән гамәлләр" маддәсе нигезендә, мәхкәмә тагын бер эштә 30 мең сум штраф җәзасы билгеләгән. Эшнең нечкәлекләре әйтелми.

4 мартта Русия думасы Русия кораллы көчләренең Украинадагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат өчен җинаять җаваплылыгы турында канун өлгесен кабул итте. Кануннарга ярашлы, кораллы көчләр эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тараткан өчен иректән мәхрүм итү, ә гаскәрне "дискредитацияләгән" һәм аны чит илдә куллануның дөрес булуын инкарь иткән өчен – башта административ штраф, соңрак җинаять эше яный.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG