Accessibility links

Кайнар хәбәр

Anonymous хакерлары ФСБ сайтын җимерүләрен һәм Роснефтьнең мәгълүмат базасын кулга төшерүен белдерә


Anonymous Русиянең хөкүмәт сайтларына һөҗүмне дәвам итә
Anonymous Русиянең хөкүмәт сайтларына һөҗүмне дәвам итә

Күптән түгел Anonymous Украина сугышы башланганнан бирле Русия һәм Беларусның 2,5 меңләп сайтын җимерүен хәбәр иткән иде.

Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русия Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) сайтын җимергән һәм "Роснефть" ширкәтенең мәгълүмат базасын кулга төшергән. Бу хакта алар Twitter-да хәбәр итте.

"Anonymous Русиянең хөкүмәт сайтларына һөҗүмне дәвам итә. Бу юлы ФСБ сайты җимерелде, дип хәбәр итә хакерлар.

Шулай ук алар Роснефтьнең мәгълүмат базасын кулга төшергән һәм оешма хезмәткәрләренең телефоннарыннан мәгълүматларны сөрткән.

"Anonymous Русиянең нефть гиганты булган Роснефтькә һөҗүм итте, 20 ТВ мәгълүматны кулга төшерде. Шул ук вакытта читтән торып Anonymous 59 айфоннан мәгълүматларны сөртте", диелә хәбәрдә.

Күптән түгел Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Украина сугышы башланганнан бирле Русия һәм Беларусның 2,5 меңләп сайтын җимерүен хәбәр иткән иде. Дәүләт медиасы, банклар, хастаханәләр, һава аланнары, ширкәтләр һәм шулай ук Русия яклы хакерлар төркемнәренә киберһөҗүмнәр булуы әйтелде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG