Украинага каршы сугышта Татарстанның Түбән Кама районы Ялантау авылы егете Александр Осипов һәлак булган. Ул Татарстан кадетлар корпусын һәм Рязань югары һава-десант көчләре җитәкчеләре училищесын тәмамлаган булган.
Түбән Кама районы башкарма комитеты башлыгы Рамил Муллин, Түбән Кама шәһәр һәм район башкарма комитетлары, шулай ук шәһәр һәм район шуралары депутатлары Александр Осиповның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша дип хәбәр итә НТР.
"Чын солдатның туганнарының һәм якыннарынынң кайгысын уртаклашабыз. Бу кайтарып булмаслык югалту, һәм без һәлак булган сугышчының туганнары белән бергә кайгырабыз. Ватан каһарманына мәңгелек дан", дип белдергән хакимият вәкилләре.
2 мартта Түбән Камада Украинага каршы сугышта һәлак булган Илнур Сибгатуллинны җирләделәр. Ул әлеге сугышның республикага кайтарылган беренче корбаны булды.
Бүген, 15 мартта әлеге сугышта Кукмара районыннан Илнур Гайфетдиновның үлеме турында да хәбәр ителде. Ул килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән", дип яза районының "Хезмәт даны" газетасы. Илнур Гайфетдиновка 22 яшь булган.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле анда Татарстаннан инде кимендә 8 хәрбинең һәлак булуы рәсми хәбәр ителде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!