Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә быел Русиядә дефолт булу мөмкинлеге 70ләп процент дип исәпләнә.
Русия хөкүмәте доллар облигацияләре өчен 16 мартта 117 млн доллар күләмендә процент акчалары түләргә тиеш.
Bloomberg алга таба ни булу мөмкинлеге турында өч сценарий китерә.
Беренче сценарий: Русия үз бурычын долларлар белән түли. Ул очракта дефолт мәсьәләсе кимендә 4 апрельгә кадәр кичектерелә. 4 апрельдә исә чираттагы түләү вакыты җитә.
Икенче сценарий: Русия бурычын рубль белән түли. Басма язуынча, чыннан да кайбер килешүләр андый мөмкинлекне күздә тота, әмма барысы да түгел. 16 мартта түләнергә тиешле бурычлар исә валютада гына булырга тиеш, алай түләмәү дефолт юлыннан китүне аңлатачак.
Өченче вариант: Русия берни дә түләми. 16 мартта түләмәү 30 көнлек ташламалы мөддәтнең көннәрен санауны башлап җибәрә. Шуннан соң дефолт була.
Элегрәк Русия сугыш башлау сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында бурычын рубль белән түләргә җыенуын белдергән иде.
Соңгы тапкыр Русиядә дефолт 1998 елның августында булды. Бу һиперинфляциягә, рубль девальвациясенә һәм халыкара финанс базарларында Русиянең изоляцияләнүенә китерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!