Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәләре сайтларында Путин импичментына чакырулар барлыкка килде


Чуашстан республикасының Арбитраж мәхкәмәсе
Чуашстан республикасының Арбитраж мәхкәмәсе

Сайтларга хакерлар һөҗүм иткән, алар сылтамаларга Русия президенты импичментына һәм сәяси тоткыннарны азат итәргә чакырулар урнаштырган.

16 март, чәршәмбе көнне Русиянең кайбер төбәкләрендә Арбитраж мәхкәмәләр сайтларына хакерлар һөҗүм иткән.

Билгесез затлар сылтамаларга Русия президенты Владимир Путин импичментына һәм сәяси тоткыннарны азат итәргә чакырулар урнаштырган.

Чәршәмбе иртән Себер һәм Ерак Көнчыгышның, шулай ук Мәскәүнең берничә районындагы Арбитраж мәхкәмәләр сайтлары эшләмәде.

Русия һәм Петербур Арбитраж мәхкәмәләре сайтлары эшләвен дәвам итте. Чакырулар якынча бер сәгатьтән юк булды, әмма сайтлар ачылмады.

Приморье краеның Арбитраж мәхкәмәсе сүзчесе Инга Сорокина "РИА Новости"га хәбәр итүенчә, Арбитраж мәхкәмәләрнең бөтен сайтлары да бердәм Мәскәү платформында урнашкан, шуңа күрә хакерлар һөҗүме бөтен битләргә дә кагылган. Аның сүзләренчә, белгечләр сайтларга керү мөмкинлеген торгызу белән шөгыльләнә.

Кичә Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русиянең Федераль иминлек хезмәте сайтын җимерүләрен һәм Роснефтьнең мәгълүмат базасын кулга төшерүен хәбәр иткән иде. Украина сугышы башланганнан бирле Anonymous Русия һәм Беларусның 2,5 меңләп сайтын җимерүен белдерде. Дәүләт медиасы, банклар, хастаханәләр, һава аланнары, ширкәтләр һәм шулай ук Русия яклы хакерлар төркемнәренә киберһөҗүмнәр булуы әйтелде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG