Accessibility links

Eli Lilly ширкәте Русиягә кайбер даруларны кертми башлаячак


Eli Lilly – Русияне дарулар белән тәэмин итүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте
Eli Lilly – Русияне дарулар белән тәэмин итүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте

Ул бары тик яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларга кирәкле даруларны гына җибәрәчәк, ә аны сатудан кергән акчаны һуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга тапшырачак диелә.

Американың Eli Lilly фармацевтика ширкәте Русиянең Украинадагы сугышы аркасында Русиядә инвестицияләрен һәм клиник тикшеренүләрен туктатуы, шулай ук илгә кайбер даруларын кертми башлавы турында игълан итте.

Eli Lilly-ның пресс-релизында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта ширкәтнең Русиядәге эшчәнлеге яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларны кирәкле дарулар белән тәэмин итүгә генә юнәлтелгән.

Американың фармацевтика ширкәте Русиядә сатудан кергән акчаны һуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга бирергә ниятли. Ширкәттә "гаепсез кешеләрнең Украинада фаҗигаи үлеменә тирән борчылуларын" һәм кичекмәстән сугышны туктатуларына өмет итүләрен белдергәннәр.

Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.

РБК язуынча, Eli Lilly – Русиягә дарулар җибәрүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте.

Алданрак глобаль фармацевтик җитештерүчеләр арасында беренчеләрдән булып Германиянең Bayer-ы һәм Американың Pfizer-ы Русиядәге инвестицияләрен туктатып торуы турында белдергән иде. Бу ширкәтләрнең Русиядә маркетингка, җирле тәэмин итүчеләрнең эшенә, шулай ук русияләр катнашындагы яңа клиник тикшеренүләргә вакытлыча акча бирмәячәген аңлата.

Шулай да дарулар белән тәэмин итүне туктату турында сүз булмады.

Алданрак Русия хакимиятләре санкцияләр аркасында медицина кирәк яракларына кытлык проблемы булмаска тиеш дип белдергән иде. Шул ук вакытта соңгы атналарда даруханәләрдә ажиотаж күзәтелде, кулланучылар кайбер дарулар җитмәүгә зарлана. Росздравнадзорда исә дефицитны "нигезсез ихтыяҗның" биш-ун мәртәбә артуы белән бәйлиләр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG