Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының импорт җиһазларына бәяләр 2-3 тапкырга үскән


Бүген республикада кайбер төр комбайннары 76 процентка чит ил техникасыннан тора.

Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының импорт җиһазларына бәяләр 2-3 тапкырга арткан. Бу хакта 15 мартта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәт брифингында китергән саннардан күренә.

Аның сүзләренчә, техниканы яңарту өчен 4,5 млрд сум акча тотыла, шуның 2,7 млрд сумы импорт җиһазларын алуга китә. Бүгенгә Татарстан 2 млрд сумга җиһаз һәм техника сатыпалырга өлгергән.

"Бүген билгеле сәбәпләр аркасында җиһазларга, техникага бәя арта. Безнең "Ростсельмаш" та техникага бәяләрне 30 процентка диярлек күтәрде. Бу ике айда кем өлгерде, шул модернизацияләнә алды", диде ул.

Марат Җаббаров белдерүенчә, бүген авыл хуҗалыгы техникасын бер өлеше чит ил машиналарыннан тора. Аерым алганда, тракторларның 10 проценты, ашлык җыю комбайны – 29, терлек азыгын җыю кобайны – 26, үзйөрешле чапкыч (самоходные косилки) – 70, чөгендер җыю комбайны 76 процентка чит ил техникасыннан тора.

Соңгы вакытта Татарстанда азык-төлеккә бәяләр арта. 7-10 март көннәрендә кибетләрдә шикәргә ихтыяҗ 16 тапкырга, көнбагыш маена - 9, кара бодайга - 5, тозга 7 тапкырга үскән. Министр ышандыруынча, Татарстанда ике айга җитәрлек азык-төлекләр запасы бар.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләре Русиягә санкцияләр кертте. Күп ширкәтләр илдә эшчәнлеген туктатты яки Русия ширкәтләре белән хезмәттәшлек итми башлады.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG