Accessibility links

Страсбургта Европа шурасы баш фатиры яныннан Русия әләмен алдылар


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа шурасында чыгыш ясаганда башка илләрнең вәкилләр чыгып китә, 1 март 2022
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа шурасында чыгыш ясаганда башка илләрнең вәкилләр чыгып китә, 1 март 2022

Европа шурасының министрлар комитеты Украинага каршы сугыш башлаган Русияне оешмадан чыгарды. Шураның Парламент ассамблеясы комитетка шундый киңәш биргән иде.

Моннан тыш, 16 марттан Русия Европа кеше хокуклары конвенциясеннән дә чыга. Хәзер Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә 2022 елның 16 мартына кадәр булган хокук бозулар турында гына шикаять тапшырып булачак. Шулай ук хәзер Русия үлем җәзасы мораториен үтәү йөкләмәсеннән дә азат булачак.

Мәскәү Украинага һөҗүм итү сәбәпле, февраль ахырында Европа шурасы Русиянең әгъзалыгын туктатып торырга булды. Шуннан соң Русия тышкы эшләр министрлыгы илнең әлеге оешма эшендә катнашмаячагын белдерде. 15 мартта Русия Европа шурасына бу оешмадан чыгуын белдерде.

Русия Европа шурасына 1996 елда кушылды һәм хәзер ул тарихта бу оешмадан чыккан беренче ил.

Русиянең әгъзалыгы туктатылса да, Европа шурасы, Русиядәге кеше хокукларын яклаучылар, демократик көчләр, ирекле медиа һәм сивил җәмгыять белән бәйләнешләрне саклап калу юллары турында да уйлый диелә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG