Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "санкцияләр басымы" аркасында хәмер сатарга рөхсәт ителгән вакыт өч сәгатькә озынайтыла


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәмер сату вакытын чикләү аркасында узган ел республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте. Республиканың сәүдә нокталарында 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр хәмер сатарга рөхсәт бирәчәкләр.

Татарстан Дәүләт шурасы 16 марттагы утырышында республиканың сәүдә нокталарында 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр хәмер сатарга рөхсәт бирүче канун чыгарды.

Сессиядә документны икътисад комитеты башлыгы Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим итте. Ул бу тәкъдимне Көнбатышның "санкция басымы" аркасында "килеп туган икътисади вазгыять" белән аңлатты.

Моннан тыш Шәфигуллин республикада яшәүчеләрнең хәмер сатып алырга башка вакыт зонасында булган төбәкләргә, әйтик Башкортстанга баруын әйтте.

Моңа кадәр Татарстан кибетләрендә хәмер иртәнге уннан кичке унга кадәр сатылды. Шул рәвешле, хәмер сатарга рөхсәт ителгән вакыт өч сәгатькә озыная дигән сүз.

Кайбер депутатлар канунга каршы чыкты. Әйтик, "Үсеш фиркасе"ннән Олег Коробченко "без мөселман республикасы" дип хәтерләтте.

"АКШ һәм башка илләр ликер-аракы продукциясе базарын ябу шартларында без үзебезне шул кадәр чиклибез. Ә эчәсе килгән кеше эчәргә мөмкинлекне һәрвакыт табачак. Ярылып китсәң дә. 11 гә кадәр сатсаң да, 12гә кадәр сатсаң да. Безгә халык белән эшләүне көчәйтергә кирәк. Чикләүләр юлы белән бу эшне күпертәбез генә", дип белдерде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул вакыт чикләүләре аркасында узган ел республика бюджетының 560 миллион сум югалтуын искәртте.

Рәсми басылып чыкканнан соң, канун гамәлгә керәчәк.

Быел гыйнварда Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда хәмер сатучы кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.

Бу халык арасында ризасызлык уятты. Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды.

3 февральдә Татарстан хөкүмәте йорты каршында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Ренат Йосыпов "Вице-премьер Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итәбез. Халыкны исертү хисабына бюджетны тутыру - җинаять", дигән шигарь күтәреп торды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG