16 мартта АКШ президенты Джо Байден, журналистларның соравына җавап биреп, Русия президенты Владимир Путинны "хәрби җинаятьче" дип санавын әйтте. Reuters агентлыгы искәртүенчә, Русия гаскәрләренең Украина җирләренә бәреп керүе контекстында Байден беренче тапкыр Путинга карата мондый сүзләр куллана.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков моңа җавап буларак, "бомбаларыннан бөтен дөньяда йөзләгән мең кеше үлгән дәүләтнең башлыгының мондый риторикасы ярамаслык һәм гафу итмәслек" дип белдерде.
Узган ел Байден, Путинны "үтерүче" дип саныйсызмы дигән сорауга, "әйе" дип җавап биргән иде. Русия президенты моңа фикер белдергәндә Совет берлеге чорындагы балалар әйтемен кулланды, "кем әйтә - үзе шундый була", диде ул.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!