Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышта Чаллыдан Артур Шәрәфиев һәлак булган


Украинаның Бровары шәһәрендә Русия танк колоннасына һөҗүм, 10 март 2022
Украинаның Бровары шәһәрендә Русия танк колоннасына һөҗүм, 10 март 2022

Ул Татарстан хакимиятләре тарафыннан расланган билгеле корбаннарның кимендә 11нчесе

Украинага каршы сугышта Чаллыдан 21 яшьлек Артур Шәрәфиев һәлак булган. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Артур Шәрәфиев Чаллыда туып үскән, шәһәрнең политехник көллиятендә укыган, 2021 елның августыннан Русия армиясендә килешү нигезендә хезмәт иткән.

Шәрәфиев бу сугышта үлеме республика хакимиятләре тарафыннан рәсми расланган хәрбиләрнең кимендә 11нчесе. Республикада Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның рәсми исемлеге чыгарылмый, барлыгы ничә хәрбинең үлүе рәсмән әйтелми, корбаннар турында кайбер мәгълүматлар төрле шәһәр һәм район дәрәҗәсендәге хакимият вәкилләре аша гына чыга.

Русия саклану министрлыгы сугышта Русия ягыннан күпме хәрбинең һәлак булуын беренче һәм соңгы тапкыр март башында чыгарган иде. Ул чакта 498 хәрбинең һәлак булуы, 1 597 хәрбинең яралануын белдерелде. Украина рәсмиләре белдерүенчә, Русиянең 13 меңнән артык хәрбие һәлак булган, бер меңгә якын хәрбие әсир итеп алынган.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG