Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классигының 15 томлыгын тәкъдим итте. Яңа җыентык турында 17 мартта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сөйләделәр.
"Татар хатыны ниләр күрми" әсәре Галимҗан Ибраһимов каләм сынаган вакытта беренче варианты чыга. Бу әсәр мәктәп програмына кертелгән, нәшриятларда басылып чыккан варианттан икесе ике әсәр кебек аерылып тора. Аларның иҗат методы да, эчтәлеге дә төрле. Беренче вариантта "Җиде кыз" бәетенә нигезләнеп, татар кызының бәхет эзләп, ир-ат киеме киеп йөрүен, аның мәдрәсәдә укырга тырышуын күрсәк, сез белә торган әсәр бөтенләй башкача – реализм мәйданыннан торып иҗат итүен күрсәтә", дип белдерде Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.
"Безнең көннәр" әсәренең элекке нөсхәсе тамырдан аерыла, ди Заһидуллина. ", Совет чорында идеологик кануннарга туры килми дип табылган „Адәмнәр" повестенең дә ике варианты кертелгән.
Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгы 2018-2021 еллар аралыгында әзерләгән. Яңа җыентыкка әдипнең 125 яңа мәкаләсе кертелгән. Аерым алганда, "Борынгы ислам мәдәнияте" дигән хезмәте беренче тапкыр дөнья күргән.
VI–X томнарда Ибраһимовның әдәбият тарихы мәсьәләләр, сәнгать, тел белеме һәм телне укыту методикасына караган хезмәтләре урнаштырылган. XI–XV томнарда Ибраһимовның публицистикасы, тарихи һәм иҗтимагый фикергә караган мәкалә, хезмәтләре, берничә автобиографиясе, хатлары, тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле документлар, архив материаллары урын алган.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!