Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә авырулар чит илдән Эутирокс даруын кайтартуны сорап имза җыя


Алар Европа илләрендә җитештерелгән даруларның сатуда калмавын, ә Русиядә бу даруларның аналоглары булмавын белдерә.

Русиядә калкансыман биз авырулары белнә чирләүчеләр даруханәләрдә дарулар калмауга зарланып Change.org сайтында петиция чыгарган. Алар Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога мөрәҗәгать иткән.

"Яшәү өчен беренче чиратта кирәкле Эутирокс һәм L-тироксин даруларын (алар Европа илләрендә җитештерелә) сатып алырга мөмкин түгел, чөнки алар Русиядә сатуда бөтенләй юк", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Запаста булган даруларны вакытында аңлап алган кешеләр сатып алып бетерде, аның аналоглары Русиядә юк. Кайтарылуы шикле. Хәзерге вакытта бу даруларга чын кытлык бар. Запас тупларга өлгермәүче калкансыман биз авырулы кешеләргә нишләргә? Даруны көн саен эчәргә кирәк. Бу мәсьәләне канун дәрәҗәсендә җайга салуыгызны сорыйбыз. Бу Русиядәге миллионланган кеше өчен тормыш белән үлем мәсьәләсе. Без яшәргә телибез!" диелә. Петицияне 50 меңгә якын кеше имзалаган.

Шул ук вакытта Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова калкансыман биз авырулары терапиясе дарулары якын көннәрдә даруханәләргә кайтачак дип ышандырды. Әлеге дарулар ажиотаж аркасында югалып торды дигән ул. Самойлова шулай ук Русиянең дару җитештерүчеләре дә чимал белән бер елга тәэмин ителгән дип белдергән. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Март башында "Коммерсантъ" басмасы Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы компонентлар өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин, дип язган иде. Басма мәгълүматына күрә, Русиядә даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә.

Моннан тыш, басма даруханәләрдә инсулин һәм шикәр авыруы терапиясенә мониторинг ясаучы җиһазлар төгәлләнеп килүгә дә игътибар иткән. Сыйфатлы инсулин һәм техника чит илдә җитештерелә, сатып алучылар бәяләрнең ике тапкырга артуын көтә һәм күпләп сатып алып куя, бу исә үз чиратында кытлык китереп чыгара диелә.

Күптән түгел Американың Eli Lilly фармацевтика ширкәте Русиянең Украинадагы сугышы аркасында Русиядә инвестицияләрен һәм клиник тикшеренүләрен туктатуы, шулай ук илгә кайбер даруларын кертми башлавы турында игълан итте. Ул бары тик яман шеш һәм шикәр чире белән авыручыларга кирәкле даруларны гына җибәрәчәк, ә аны сатудан кергән акчаны һуманитар ярдәм күрсәтүче оешмаларга тапшырачак диелә. Eli Lilly – Русиягә дарулар җибәрүдән туктарга булган беренче эре фармацевтика ширкәте.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG