Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Львов һәм Киев шәһәрләренә һөҗүмнәр булган


Львов, 18 март 2022 ел
Львов, 18 март 2022 ел

Львовка Кара диңгездәге су асты көймәсеннән алты канатлы ракет очыртып җибәрелгән диелә.

Бүген, 18 мартта Украинаның Львов шәһәре мэры Андрей Садовый, шәһәрдәге һава аланына тоташкан районга Русиянең ракет һөҗүмнәре оештырылуын хәбәр итте.

Берничә снаряд очкычлар төзәтү заводына төшкән. Шартлаулар якынча иртәнге җиденче яртыда булды, дип язды Садовый Telegram-да.

Львовның шәһәр яннарында төтен болытлары күренгән. Андрей Садовый әйтүенчә, заводның актив эшчәнлеге алдан ук туктатылган булган, шуңа күрә, беренчел фаразларга күрә үлүчеләр юк. Урынга коткаручылар һәм коммуналь хезмәт хезмәткәрләре килгән.

Украинаның "Запад" һава командованиесе белдерүенчә, беренчел мәгълүматларга күрә, Львовка Кара диңгездәге су асты көймәсеннән канатлы алты ракет очыртып җибәрелгән. Хәрбиләр әйтүенчә, ике снарядны зенит ракет гаскәрләренең кораллары һавада вакытта юк иткән.

Җомга Киев шәһәре хакимияте шәһәрнең Подольски районында торак кварталны утка тотуларын хәбәр итте. Атыш нәтиҗәләре һәм яраланучылар саны ачыклана.

Алданрак Киев мэры Виталий Кличко, сугыш дәвамында шәһәрдән анда яшәүчеләрнең яртысы күчеп китте дип хәбәр иткән иде. Көн саен шәһәрнең төрле районнарында торак йортларны атышка тотулары турында хәбәрләр килә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG