Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес: Кырымны кире кайтару Русия белән сөйләшүләрдә төп шарт булырга тиеш


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатарларның вәкаләтле оешмасы Украина президенты Владимир Зеленскийның Русия белән сөйләшүләрдә куйган шартларын хуплавын хәбәр итте. Алданрак Зеленский Украинага сугышны тәмамлау, иминлек гарантияләре, территориаль бөтенлекне торгызу кирәк дип әйткән иде.

Украинаның дәүләт суверенитетын һәм бербөтенлеген халыкара танылган чикләрдә, шул исәптән Кырым һәм Акъярны да кертеп, торгызу - Русия белән сөйләшүләрдә мәҗбүри шарт булырга тиеш. Бу хакта Кырымтатарлар Мәҗлесе белдерүендә әйтелә.

Мәҗлестә "Русия- Украина сугышы 2014 елның 20 февралендә", Кырымны оккупацияләү һәм аннексияләүдән башланды дип искәртәләр.

Кырымтатарларының вәкаләтле оешмасы Украина президенты Владимир Зеленскийның Русия белән сөйләшүләрдәге өстенлекле шартларын хуплавын хәбәр итте. Алданрак Зеленский Украинага сугышны тәмамлау, иминлек гарантияләре, территориаль бөтенлекне торгызу кирәк дип әйткән иде.

"Русиянең Украина дәүләтенә каршы рәхимсезлеге һәм оятсызлыгы ягыннан ХХІ гасыр тарихында моңа кадәр күрелмәгән агрессиясе 23нче көн дәвам итә, бу көннәрнең һәркайсы йөзләгән тыныч халыкның, шул исәптән хатын-кызларның һәм балаларның үлеменә китерә".

Кырымтатар халкы Мәҗлесе Украина Кораллы көчләренә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерә, Кырым туганнар да алар сафында батырларча Украинаны яклый. Кырым – ул Украина! Украинага – дан!", диелә белдерүдә.

24 февральдә, Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Кремль гамәлләрен ул, аерым алганда, НАТО Украинаны үзенең Русиягә каршы форпостына әйләндерергә теләве өчен, дип аңлатты. Украина һәм НАТО моны кире кага.

Сугыш башланганнан соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте, алар сәясәтчеләр һәм түрәләргә генә түгел, гади ватандашларга да кагылды. Йөзләрчә корпорация һәм бренд Русиядә эшчәнлеген туктатты.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG